Бүген Нефтьчеләр мәйданында ясалма өслекле боз катогы эшли башлады.
Уникаль проект «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Магановның шәхси инициативасы буенча 2017 елда гамәлгә ашырылды һәм балаларның һәм өлкәннәрнең яраткан ял итү урынына әверелде. Быел бу каток безнең республикада беренчеләрдән булып ачыла. Боз шугалагы шуның белән уникаль: ул бозны ясалма суыту системасы белән җиһазландырылган, бу хәтта җылы һавада да шуарга мөмкинлек бирәчәк.