Республикада шикәр чөгендерен эшкәртү 2020 елның гыйнвары ахырына тәмамланачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Республикада сезонлы кыр эшләре барышы турында сөйләгәндә, Наил Залаков билгеләп үткәнчә, шикәр чөгендерен җыю төгәлләнде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республиканың шикәр заводларына 1,53 млн. тонна шикәр чөгендере китерелгән, бу барлык татлы тамыр җыюның 55% ын тәшкил итә.