Бүген музыка көллиятендә Ф.З. Яруллина «Татнефть» хәйрия фондының Инветта Воронова исемендәге Хәйрия фонды һәм «Рухият» программасының II мәдәни-белем бирү проекты старт алды.
Проектта катнашучылар - Татарстанның төрле шәһәрләреннән, 6-18 яшьлек талантлы балалар, музыкантлар һәм рәссамнар тыңларга килгән.
Кунакларны «Татнефть» хәйрия фонды директоры Ренат Мамин сәламләде. Ул үз чыгышында «Татнефть» компаниясенең һәрвакыт яшь талантларга ярдәм күрсәтүен, ә хәзер «Яңа исемнәр» фонды белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә моны эшләү күпкә җиңелрәк булуын билгеләп үтте.