Татарстанда кыргый хайваннарның котыру авыруын профилактикалау өчен вакцина җәелдерелә.
Көзге чорда котыру авыруына каршы 900 мең доза вакцина кулланылачак, дип хәбәр иттеләр ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә.
«Республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә 25 октябрьдән 25 ноябрьгә кадәр кыргый хайваннарга ораль вакцинация үткәрү буенча бригадалар оештырылды», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.