Әлмәт «Татнефть» медсанчастенең кардиохирурглары Россия кардиохирургларының 25 съезды лауреаты дипломнарына лаек булдылар

2019 елның 15 ноябре, җомга

«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең кардиохирурглары 2019 елның 10-13 ноябрендә республиканың йөрәк-кан тамырлары хирургларының зур делегациясе составында Россия кардиохирургларының 25 съезды эшендә катнаштылар.

Съезд Мәскәүдә РФ Баш кардиохирургы, РФА һәм РМФА академигы Л.А. Бокерий җитәкчелегендә А. Н. Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе институты базасында узды.
Съезд программасы хәзерге заман шартларында йөрәк һәм кан тамырлары авырулары хирургиясе мәсьәләләренең киң даирәсен үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International