Әлмәт шәһәренең «Алнас» спорт мәктәбе командасы футбол буенча Бөтенроссия турнирында җиңү яулады

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Ярышларда Уфа, Бугуруслан, Октябрьский, Бөгелмә һәм Әлмәттән 2009-2010 елларда туган спортчылар катнашты.
Турнирның җиңүчесе булып «Нефтеград» командасы — «Алнас» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр танылды.
Турнир сайлап алу уеннары белән башланып китте, алар нәтиҗәләре буенча ярым финалга сигез команданың дүртесе чыкты. Ярыш нәтиҗәләре буенча дүртенче урынны Бөгелмәдән «2 нче спорт мәктәбе» командасы алды, өченче урынны Әлмәттән «СШ 2010» командасы алды, икенче урынны Октябрьский шәһәреннән «Девон» командасы алды, ә турнирның җиңүчесе Әлмәтнең «Алнас» спорт мәктәбе — «Нефтеград» командасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International