"Бердәм Россия" 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр бөтен ил буенча гражданнарны кабул итү атнасын уздыра.
Ул партиянең 18 еллыгына багышланган. Бу хакта «Бердәм Россия» Генераль Советы Президиумының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү комиссиясе рәисе Галина Карелова партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән үткәрелгән селектор киңәшмәсендә хәбәр итте.