13 ноябрьдә Әлмәткә рәсми визит белән яңа чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге эше, җәмәгать кабул итү бүлмәсе, дәвалау учреждениеләре эшчәнлеге белән танышу һәм гражданнарны кабул итү өчен килде.
Очрашу барышында 2019 елда кертелгән Диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүен уздыру тәртибендәге үзгәрешләр җентекләп каралды. Геннадий Глушков диагностика һәм дәвалау базасын реабилитация программасын гамәлгә ашыру белән берләштерүнең новатор алымнарын билгеләде. Ул ассызыклаганча, "мондый эш тәҗрибәсен инде республикага таратырга мөмкин булачак".