Әлмәт районында "Халык контроле" системасына килгән мөрәҗәгатьләрнең нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бүген Әлмәттә «Халык контроле» мәгълүмат системасына килгән хәбәрнамәләрне карау буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланучыларның үзара бәйләнешен координацияләү бүлеге башлыгы Рөстәм Низамиев, Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова һәм Әлмәт шәһәре прокуроры Дамир Яфизов, шулай ук белдерүләрне үтәү өчен җаваплы учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.
Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләр «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында үзләренең гаризаларын актив кулланалар һәм урнаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International