СССР сәламәтлек саклау отличнигы 95 яшьлеген билгеләде

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында катнашкан, медицина хезмәте ветераны, СССР сәламәтлек саклау отличнигы Габделбари Габдрәхимов 95-нче туган көнен билгеләп үтте. 
Ул вакытта медицина оешмасы халыкта туберкулезны актив ачыклау буенча алдынгы тәҗрибә базасы, шулай ук РСФСР фтизиатрия фәнни-тикшеренү институтының эксперименталь базасы булып тора. 
Медицина институтында булачак хатынын очрата. Ул – Әлмәт үзәк район хастаханәсенең танылган табиб-рентгенограф Галия Ямил кызы, аның белән ярты гасырдан артык гомер кичерделәр (өч ел элек вафат булды). Ике баласы, кызы Резедә бик яхшы педиатр, бүген ул балалар сырхауханәсендә кардиолог булып эшли, 4 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар.
Габделбәри Вагыйз улы, сугышны искә алып, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, студентлар һәм укучылар белән бүгенге көнгә кадәр очраша. Җәяү йөри торган яраткан бакча һәм скандинавия йөреше-аның зур дәрте, ныклыгы һәм актив озын гомер чыганагы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International