Ризаэддин Фәхреддин исемендәге шәһәрнең үзәк мәчетендә урнашкан мөхтәсибәт шәһәр һәм авыл мәхәлләләрен берләштерә.
Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән бергә Үзәк мәчеттә һәм берничә дини объектта булды. Фәһим хәзрәт Тимур Дмитриевич өчен, шәһәрнең мөселман объектлары белән танышып, экскурсия үткәрде.