Күпсанлы сораулар буенча: «Алтын алма турындагы әкиятләр» программасы кураторлары тагын бер бушлай экскурсия бүләк итәләр

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Күп санлы үтенечләр буенча «Алтын алма турында әкиятләр» программасының паблик-арт кураторлары Әлмәт халкын һәм кунакларын ял көне экскурсиясе белән тагын бер кат сөендерергә карар кылдылар.
Бу шимбәдә, 16 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә, әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын, рәссамнарның эшләрен күрсәтү, бу якның риваятьләрен һәм тарихын сөйләү өчен, җәяү экскурсиягә чакыралар, алар уникаль иҗат җимешләренә рухландырган мифлар, риваятьләр һәм тарихлар белән таныштырачаклар. Очрашу урыны - Герцен урамындагы 90-нчы номерлы йорт.  Мавыктыргыч сәяхәтнең озынлыгы - 1,5 сәгать. Катнашу, элеккечә үк, алдан теркәлү буенча түләүсез: https://pablik-art-programma-skaz.timepad.ru/event/1085234/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International