Район активы белән киңәшмә бүген күңелле бүләкләү миссиясе белән башланды. Җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте өчен Галимов Рәмис Илдус улына - район башлыгы ярдәмчесе Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Мактау грамотасы тапшырылды.
Тимур Дмитриевич хәбәр иткәнчә, Рәмис Галимов алга таба үз эшчәнлеген Казанда яңа вазыйфада дәвам итәчәк, шулай ук аңа башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Район башлыгы үзенең яңа ярдәмчесе – Юнысов Әнүзәр Әнвәр улын тәкъдим итте, ул үз вазифаларына 12 ноябрьдән керешәчәк.