«Татарстанның киләчәге колледжы»ның беренче курс студенты WorldSkills Hi-Tech 2019 ярышларының бронза призеры булды

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

«Станокчы (металл эшкәртү)» белгечлегенең беренче курс студенты Айрат Галимов Екатеринбургта узган «WorldSkills Juniors» блогында югары технологияле сәнәгать тармакларының югары технологияле эшче һөнәрләре милли чемпионатының "Worldskills Hi-Tech" стандартлары буенча бронза медален яулады.
Быел сәнәгатьнең югары технологияле тармакларындагы WorldSkills Hi - Tech 2019 эшче һөнәрләр Милли чемпионаты 53 регионнан 738 конкурсантны җыйды. Өлкән конкурсантлар белән бергә юниорлар ярышты — 12 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 150 егет һәм кыз 22 компетенциядә үз осталыкларын күрсәтте һәм 22 алтын, 24 көмеш һәм 21 бронза медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International