Әлмәт спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтә

2012 елның 17 октябре, чәршәмбе
ТР өстәл теннисы федерациясе президенты Г.М.Ар­гаков Әлмәт спортчыларының республика һәм ха­лыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясавын искәр­теп, муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов исеменә хат юллады.

 Нефтьчеләр каласының теннис осталары 1995 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар арасындагы Татарстан беренчелегендә яхшы нәиҗәләргә ирештеләр. Дмитрий Заха­ров шәхси һәм Казан теннисчысы белән парлы-катнаш разрядта беренче урынны яу­лады. Юлия Пигалева һәм Вероника Алаевалар парлы разрядта өченче баскычка кү­тәрелде. Моннан тыш, Дмитрий Захаров Россия җыелма командасы составында Сер­бия Опен турнирында катнашты һәм команда ярышларында 3 урынга лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International