Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияне тапшыру - Әдәби даирәләр өчен генә түгел, ә бөтен мәдәни җәмәгатьчелек өчен дә зур вакыйга.
Премия «Татнефть» компаниясе тарафыннан «Рухият» фонды эшчәнлеге кысаларында 2006 елда гамәлгә куелган иде.
Саҗидә Сөләйманова шигърияттә сизелерлек эз калдырган. Аның иҗаты республикадан читтә дә билгеле. Саҗидә Сөләйманованың, шул исәптән Мәскәүдә дә, 30 дан артык прозаик һәм шигъри җыентыклары дөнья күрде. Аның бик күп шигырьләре халыкта яраткан җырларга әверелде. Казанда, Әлмәттә, Башкортстанның район үзәкләрендә Янаулда һәм Татышлыда аның исеме бирелгән урамнар бар.