Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгате

2019 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!
1992 елда Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү заманча хокукый система барлыкка килүдә мөһим роль уйный, республиканың иҗтимагый-сәяси үсешенә уңай йогынты ясый.

Республиканың уңышлары һәм казанышлары социаль инфраструктураны, фән һәм мәгариф, спорт һәм сәламәтлек саклау, мәдәният һәм рухилыкны киңәйтүдә чагылыш таба. Бу татарстанлыларның күпчелегенә үз көчләренә ышаныч һәм оптимизмны ныгыта, туган республикабызның алга таба чәчәк атуына ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International