1 ноябрьдә конкурсның мәгълүмати партнеры – «Комсомольская правда» нәшрият йорты порталында иң яхшы участок полиция хезмәткәре өчен онлайн-тавыш бирү ачылды. Бу «Халык участковые» IX Бөтенроссия бәйгесенең өченче, соңгы этабы. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең участок полиция хезмәткәре полиция майоры Айрат Шаябтдинов Россия Эчке эшләр министрлыгының "Халык участковые - 2019" конкурсының төбәк этабында лидерлыкка чыкты.