Бүген Әлмәттә шәһәр көне кысаларында зур күләмле чаралар уза. 10.00 сәгатьтә Әлмәт драма театрының үзәк керү юлы янында шәһәр һәм районның вокаль ансамбльләре, иҗат коллективлары, Татарстан Республикасы халыклары яшьләр ансамбльләре вәкилләре катнашында бәйрәм концерты булды.