Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин видеоконференцэлемтә режимында барлык районнар белән киңәшмә уздырды.
2019 ел башыннан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан республикада 1 мең 210 тикшерү уздырылган. Үзкөйләнешле оешмалар тарафыннан 1088 оешма – СРО әгъзалары тикшерелде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.