Казан журналистлары Әлмәттә

2012 елның 16 октябре, сишәмбе
ТР муниципаль берәмлекләренең декабрь аенда узачак корылтаенда Әлмәт тәҗрибә уртаклашачак. Атап әйткәндә, съездда районда үзидарәләр эшчәнлеге турында фильм күрсәтеләчәк. Әлеге максаттан Әлмәткә башкаладан телевизион төркем килеп китте. Казан журналистлары иң элек район башлыгы Мәҗит Салихов белән очрашты. Каладагы шарлавыклы буалар комплексын да күреп киттеләр. Шулай ук Нәдер һәм Бишмунча авылларында булдылар. Нәдердәге “Уразмәт” чишмәсе һәм кәҗә үрчетү белән шөгыльләнүче крестьян-фермерлык хуҗалыгы аларда аеруча кызыксыну уятты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International