30-31 октябрьдә «Зәңгәр күл» санаторий-профилакторие базасында пневматик винтовкадан ату буенча республика спартакиадасының зона этабы узды.
Ярышларда Татарстан Республикасының 10 муниципаль районыннан командалар катнашты. Атулар Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең спорт комплексы тирында узды.