“Бәхет хатлары” килергә тиеш

2012 елның 16 октябре, сишәмбе


Мәгълүм булганча, ел саен Пенсия фонды хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен тәэмин итүче шәхси исәп-хисап счетлары торышы турында кәгазьләр, ягъни халык теленчә әйтсәк, “бәхет хатлары” җибәрә. Әлеге кәгазьдә эш бирүчеләр тарафыннан 2011 елда һәм аннан алдагы елларда хезмәт пенсиясенең иминият һәм тупланма өлешенә күчергән взнослар суммасы күрсәтелгән.

Шулай ук тупланма өлешне формалаштыру өчен сайланган идарәче компания яки дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды да күрсәтелгән. Мондый белешмә бигрәк тә 2012 елның 1 июленнән пенсия тупланмасы средстволарын билгеләүне сорап мөрәҗәгать итүгә хокуклары булучылар өчен актуаль. Әгәр пенсия тупланмалары дәүләтнеке булмаган Пенсия фондында икән, тупланмаларны билгеләүне сорап шунда барырга кирәк.
Быел РФ Пенсия фонды барлыгы 85 миллионнан артык кешегә пенсия счетлары торышы турында хат җибәрә. Беренче этапта ул шәхси исәп-хисап счетларында пенсия тупланмалары булган 72 миллион кешегә юллана. Октябрь-ноябрь айларында икенче этапта фонд хезмәт пенсияләренең иминият өлеше формалаштырылучы кешеләргә хат җибәрәчәк.
Әгәр дә ел азагына кадәр “бәхет хаты” килми икән, үзегезнең Пенсия фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тору урыны үзгәргәннәргә бу хакта эш бирүчеләргә яки Пенсия фонды идарәсенә хәбәр итү зарур.
Шәхси исәп-хисап счеты торышы турында белешмә белән www.gosuslugi.ru сайтына кереп танышырга яки Пенсия фонды идарәсе белән тиешле килешү төзегән кредит оешмалары аша электрон формада да белешергә була.

Ирина Апачаева әзерләде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International