31 октябрьдә Әлмәт дәүләт драма театрында әлмәтлеләр өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен дә әһәмиятле вакыйга булды.
Тамашачыларга театрның барлыкка килү тарихын беренче спектакльдән алып бүгенге көнгә кадәр чагылдырган фильм тәкъдим ителде.
- 75 ел-ул бик зур вакыт, үсеш вакыты. Тарихка карасаң, нефть булган җирдә театр да барлыкка килде. Халык башка тармак үсеше, кеше капиталы үсеше өчен мәдәни тормышның әһәмиятен шулкадәр тирән тойган һәм аңлаган. 75 ел инде Әлмәт драма театры нефть башкаласының байлыгы, шәһәрнең визит карточкасы булып тора, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Тимур Нагуманов. Ул барлык осталарга, сәхнә хезмәтчәннәренә, театр сәнгатен сөючеләргә чәчәк атуын, алга таба да иҗади уңышлар теләде.