Бүген Әлмәттә "Умка" балалар бакчасы ачылды

2019 елның 1 ноябре, җомга

Бүген Әлмәттә бик матур вакыйга булды. Бәйрәм шартларында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылды. 

Яңа балалар бакчасы-ул күп кенә әти-әниләрнең тормышка ашкан хыялы. Бу мәктәпкәчә белем бирүнең гадәти учреждениесе түгел, ә заманча балалар үсеше үзәге. Балалар бакчасында музыка, физкультура белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган, менә дигән медицина кабинеты, учреждение территориясендә 12 уен мәйданчыгы һәм 1 спорт мәйданчыгы бар. Алга таба өстәмә белем бирү һәм медицина хезмәтләрен оештыру планлаштырыла: кечкенә әлмәтлеләрнең музыкаль, бию-ритмик сәләтләрен үстерү, инглиз телен һәм татар телен өйрәнү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International