Мошенниклардан зыян күргәннәр

2012 елның 16 октябре, сишәмбе
Бөгелмәдә яшәүче ике ханым мошенниклар кармагына эләгә. Нәтиҗәдә яман ният белән йөрүчеләрнең кесәсе 142 мең сумга калыная.

13 октябрьдә чегәннәргә охшаган ике ханым бозымны кире кайтаруны сәбәп итеп 73 яшьлек пенсионерның 130 мең сум акчасын алалар. 14 октябрьдә исә Бөгелмә полициясенә 1 октябрьдә кылынган караклык буенча гариза керә. Бу юлы 81 яшьлек пенсионерның йортына социаль служба хезмәткәрләре сыйфатында үтеп кергән затлар, акча алмаштырабыз дип биредән 12000 сум акча алып китәләр.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы тагын бер кат кисәтә: таныш булмаган затлар белән аралашканда игътибарлы булу мөһим. Йортыгызга чит кешеләрне кертмәгез. Сезгә җиткерелгән мәгълүматны кабат тикшерү яхшырак булыр. Моны таныш булмаган кешеләр үзләрен кайсы оешмадан дип таныта, шунда шалтыратып белешергә мөмкин. Аз гына булса да шик төшсә дә, бу турыда 02 номеры аша хокук саклау органнарына хәбәр итегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International