Бүген ӘМР башкарма комитетының зур залында Әлмәт муниципаль районы Советының 43 нче сессиясе һәм Әлмәт шәһәр Советының 44 нче утырышы булды.
Сессиянең төп мәсьәләсе Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен сайлау булды.
Нәтиҗәдә, район Советы депутатларының ачык тавыш бирү юлы белән район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Марат Гыйрфанов сайланды. Тимур Нагуманов конкурста катнашкан барлык кандидатларга да рәхмәт белдерде. Марат Нил улын сайлануы белән котлап, Тимур Дмитриевич аңа нәтиҗәле эш теләде.