25 октябрьдә иртәнге 8дән Әлмәт кан үзәгендә "Донор балигъ булу көне" традицион, хәйрия акциясе узды.
Барлыгы 102 кеше кан бирде, шуларның 50се-беренче тапкыр. 39 литр игелекле кан әзерләнде. Сөяк миенең потенциаль донорлары реестрына 61 кеше керде.