Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын өстәмә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру турында игълан итә.
Документлар һәм гаризалар 2019 елның 23 октябреннән 21 ноябренә кадәр кабул ителә.