«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәренең Медик – санитар өлешендә 23 октябрьдә медсанчасть бүлекләренең һәм республиканың көньяк-көнчыгыш медицина оешмаларының табиб – кардиологлары, терапевтлары, гомуми практика табиблары, неврологлары һәм реаниматологлары өчен «Йөрәк-кан тамырлары фибрилляциясе һәм миокард инфаркты булган пациентларны алып баруның көнүзәк проблемалары» темасына кардиология мәктәп-семинары узды.
Семинарда ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Кардиология буенча баш штаттан тыш белгече, Казан шәһәренең «7нче Шәһәр хастаханәсе» медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Зөлфия Ким, профессор Михаил Замятин катнашты.