Булачак Ватанны саклаучылар бүген драма театрына җыелдылар.
Егетләрне армиягә озатырга, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, әти-әниләре, якыннары һәм дуслары, өлкән остазлары, шулай ук район һәм Әлмәт шәһәре җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре килгән иде. Булачак Ватанны саклаучыларны Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Олег Шабалин, Әлмәт районы хәрби комиссары Ришат Сабиров, «Сугышчан туганлык» ветераннар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе запастагы подполковник Геннадий Денисов, әти-әниләр котлады.