24 октябрьдә Казанда "Минем бизнесым" форумы узачак.
Ул 9 меңгә якын бизнес-элита вәкилен, яшь эшкуарларны, профильле министрлыклар һәм ведомстволарның җитәкчеләрен һәм әйдәүче экспертларын җыячак.
Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Форумның төп темасы - Татарстанда эшкуарлыкны үстерү өчен дәүләт тарафыннан бирелә торган мөмкинлекләр турында фикер алышу.