"Яшьлек" сәламәтләндерү лагереннән ерак түгел Пенза районында "төлкеләргә ау" үткәрелде.
Ярышларда Россиянең 15 регионыннан 150гә якын кеше катнашты.
Татарстан Республикасы командасына яшь Әлмәт спортчылары: Чулпан Мотыйгуллина һәм Исмәгыйль Габдрахманов (Әлмәт шәһәре балалар-яшүсмерләр иҗат йортының «Моржата» яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр) керде. Тренер-Нәҗиб Хәләф улы Мөхитов, спорт радиопеленгациясе буенча дөнья чемпионы.