Бүген Әлмәттә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы булды.
Авыл халкы белән әлеге мизгелне уртаклашырга Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов килделәр.
Район башлыгы Тимур Нагуманов авыл хезмәтчәннәрен котлады. Ул үз чыгышында авыл хуҗалыгы – икътисадның иң мөһим секторларының берсе, дип билгеләп үтте. Җәмгыятьтә нинди генә үзгәрешләр булмасын, авыл хезмәтенә элеккечә ихтыяҗ зур һәм кирәк. Аграр предприятиеләр елдан-ел алдынгы технологияләрне һәм яңа техниканы кертеп, үз эшләрен камилләштерәләр. Ул шулай ук намуслы хезмәтләре өчен Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Рәхмәт хатларын тапшырды.