2019 елның тугыз аенда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәрендәге (районара) идарәсе ана капиталыннан айлык түләү алу өчен 18 гаилә гаризасын кабул итте.
Ана капиталыннан ай саен бирелә торган түләүләрне гамәлгә ашыру барышында барлыгы 33 гаилә акча сорап мөрәҗәгать итте.
Исегезгә төшерәбез, айлык түләүгә гаризаны гаиләдә икенче бала туганнан соң 1,5 ел дәвамында теләсә кайсы вакытта бирергә була. Пенсия фондына беренче ярты елда мөрәҗәгать итсәк, акча туган яки уллыкка алынганнан соң биреләчәк һәм гаилә узган айлар өчен акча алачак.