Әлмәтлеләр СИА иҗтимагый вәкилләре була алачаклар

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Әлмәт халкы Стратегик инициативалар агентлыгының иҗтимагый вәкилләре була алачак. Гаризалар кабул итү башланды инде, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте. 
Стратегик инициативалар агентлыгы вәкаләтле иҗтимагый вәкил булырга һәм шәһәр инфраструктурасы, мәгариф һәм социаль ярдәм өлкәсендә Агентлык сервисларын үстерергә әзер республика халкыннан гаризалар кабул итә башлады.
Регионнардагы вәкиллек челтәре аша Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) үз экосистемасын үстерергә һәм үз сервисларын популярлаштырырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International