Әлмәттә - "Россиянең яшь талантлары һәм йолдызлары" фестивале

2012 елның 10 октябре, чәршәмбе
Кичә, 11 октябрьдә, шәһәребездә "Россиянең яшь талантлары һәм йолдызлары" фестивале башланды. Фәрит Яруллин исемендәге музыка көллияте башлангычы булган бу чара Мәскәүнең "Мастер-класс" иҗат мәктәбе белән берлектә уза. Фестиваль кысаларында "Нефтьче" Мәдәният сараенда Чайковский исемендәге Россия музыка академиясе профессоры Владимир Тропп, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты Гөлнара Мурзиева һәм талантлы яшьләр - төрле бәйгеләр җиңүчеләре катнашында гала-концерт үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International