Иртәгә, 19 октябрь көнне, 13.00 сәгатьтә, Россия Федерациясенең һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә "Татарча диктант" белем бирү акциясе узачак.
Быел акция дүртенче тапкыр үткәрелә. Диктант тексты КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының татар теле филологлары тарафыннан билгеләнгән.
Әлмәт районында акцияне оештыручылар булып ӘМР башкарма комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы, мәгариф идарәсе, мәдәният идарәсе, Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе, үзәк мәчет тора.
Диктантны иртәгә 1 нче гимназиядә, Түбән Мактаманың 1 нче мәктәбе, 1 нче урта мәктәп, 1 нче лицей, үзәк китапханә С. Сөләйманова, Әлмәт нефть институты, Әлмәт политехника техникумы, сәүдә-икътисад көллияте, Үзәк мәчеттә язарга була.