Дүшәмбе киңәшмәсендә Әлмәтне яшелләндерү, акция барышы турында Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты начальнигы Альберт Маликовның чыгышыннан соң, район башлыгы Мәҗит Салихов югарыда аталган мәсьәләләрне күтәрде, яңа скверлардагы яшь үсентеләрне сакларга кирәклеккә күрсәтте. Баксаң, аларның кайберләре яңа да түгел икән әле. Акция игълан ителгән көнне яңа скверлар булдырылу турындагы хәбәргә киңәшмәдә ачыклык кертелде – аларга моннан күп еллар элек нигез салынган булган. Әмма ел саен бер үк тырмага басабыз булып чыкты – утыртабыз да, онытабыз, нәтиҗәдә, агачлар сусызлыктан корый, берәүләр сындыра, икенчеләр кәҗәләрен яшеллек белән туенырга чыгара. Болай барса, скверлар һәрвакыт “яңа” булачак әле.
Теманы дәвам итеп, яшеллекне “күрмәүче” машина хуҗаларын да “чеметтереп аласы” килә. Газоннарга менергә күнеккәннәр “бәхет хаты” алмый торып, бу гамәлләреннән кире кайтмас ахры. Район башлыгы сүзләренә караганда, башка шәһәрләрдә дә безнең тәҗрибәне куллана башлаячаклар – бу уңайлы да, тәртип бозучыларны туры юлга этәрү өчен тәрбияви чара да.