Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Интернат мәктәпкә сәяхәт
2012 елның 9 октябре, сишәмбе
Һәркем үз дөньясына бикләнеп, кайвакыт әйләнә-тирәсендә ниләр булганын да сизми яши. Шул халәттән айнып киткән чакларда тирә-ягыңда кемнәр яшәвен, нинди проблемалар-казанышлар барын күреп каласың. Шушы көннәрдә Яңа Кәшер авылындагы санаторий тибындагы интернат-мәктәп белән танышу – шул кысалардан чыгарган вакыт булды.
Авыл читендәге бинада интернат булуын күпләр белгәндер, тик менә аның эчендә нинди тормыш кайнавы белән бик сирәкләр генә кызыксынгандыр, мөгаен. Ә бит ул туберкулез авыруларыннан интегүче балаларны сыендырган республиканың көньяк-көнчыгышында бердәндер, Татарстанда исә икенче интернат мәктәп. Быел ул оешуына 50 ел тулуны билгеләп үтә. Шул вакыт эчендә интернат мәктәп юнәлешен берничә тапкыр үзгәртә. 1962 елда бу учреждение күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен дип төзелә. 1977 елда исә ярдәмче интернат мәктәп итеп үзгәртелә, 1985 елда караучысыз калган ятимнәрне җыя. 2000 елдан дәвамлы дәвалану таләп ителгән балалар өчен санаторий тибындагы сәламәтләндерү мәгариф учреждениесе статусын ала. 120 урынга исәпләнгән дәүләт бюджет учреждениесендә бүгенге көндә 18 районнан туберкулез авыруы башланган, яки савыгуы якынлашкан 100 бала яши. Алар биредә авыру дәрәҗәсенә карап 1 чиректән 3 елга кадәр тәрбияләнә һәм дәвалана. 4 нче елын биредә яшәүче балалар да бар. Тыштан ялтырап тормаса да, эчендә бөтен уңайлыклар булдырылган. 2 катлы уку һәм 3 катлы йокы корпусы, мунча, кер юу урыны, ашханә, спорт залы, остаханә, актлар залы һәм иң кирәклесе – медицина блогы бар. Галакамера, ЛФК, массаж, физдәвалау кабинетлары – интернат мәктәп директоры Миләүшә Шәвәлиеваның горурлыгы. Аның сүзләренчә, биредә төзекләндерү эшләре 2006-2011 елларда башлана. Муниципалитет ярдәме белән пар казаннары, авылның бер өлешен генә түгел, интернатны да су белән тәэмин итә торган су башнясы яңартыла. Бу максатка 2 миллион 350 мең сум акча бүлеп бирелә ул вакытта. Йокы корпусының җылылык системасын рәткә китерү өчен 1,4 миллион, яктырту системасын яңартуга тагын 1,8 миллион сум акча бүленә. Нефтьчеләр тулысы белән йокы корпусын җиһазлау, корт төзү, аны инвентарь белән тәэмин итүне үз өстенә ала.
Директор белдергәнчә, интернат мәктәп “2014 елга кадәр “Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы”на кертелгән. “Тәрәзләре алыштырылып, түбәсе, фасады ясалса, канәгать булыр идек”, – ди Миләүшә Шәвәлиева. Якынча исәпләүләр буенча бу объектны төзекләндерүгә 20 миллион сумлап акча кирәк булачак.
Сәламәтлек дәрәҗәсенә карап монда укыту программасы җиңеләйтелгән булса да, укучылар өчен заман технологияләре кайтартылган: 2 интерактив такта, мультивидео җайланмасы, компьютер сыйныфы бар. БДИ тапшырмасалар да традицион имтихан тотып, махсус уку йортларына кергән укучыларын да искә алдылар. Бөтенләй үк онытып бетермиләр аларны. Уку программасыннан тыш, балалар сәләтенә карап 8 түгәрәктә шөгыльләнә. Тренажер залы – балалар күңеленә аеруча хуш килә. Эстетик юнәлештә дә уңышлар бар. Төрле бәйгеләрдә катнашу, семинарлар оештырып тәҗрибә уртаклашу дә гадәткә кергән. Шундый эш шартлары тудырган җирле хакимияткә, “Татнефть” ААҖ енә чиксез рәхмәтле алар.
Дәвамлы дәвалану таләп ителгән балалар өчен санаторий тибындагы сәламәтләндерү мәгариф учреждениесе 50 еллыгы уңаеннан 26 октябрьдә 13.00 сәгатьтә бәйрәм чарасы оештыра. Узган елларда биредә укыган, дәваланган балаларны, хезмәткәрләрен бәйрәм чарасына көтеп калалар.
Ләйләгөл Минаева
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз