Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Син агач утырттыңмы?
2012 елның 8 октябре, дүшәмбе
Мәгълүм ки, һава чисталыгын тәэмин итүдә агачлар зур роль уйный. Белгечләрнең бер ишләре бер агач өч кешенең кислородка тәүлеклек ихтыяҗын канәгатьләндерә, ди.
Икенчеләре исә киресенчә, бер кеше ихтыяҗы өчен яфраклы дүрт агач булырга тиеш дигән фикердә. Шулай ук шәһәрдә агачлар җәйге челләдә һаваның 3-4 градуска түбәнлеген тәэмин итә. Атмосфераны төрле калдыклардан чистарту дәрәҗәсе 69-85 процент чамасы, ул әле тавыш дәрәҗәсен дә 10-12 Дб га киметә икән. Чыршы урманы елына 30 тоннага якын тузан “йотарга” сәләтле, ди белгечләр.
6 октябрьдә республикада “Урман утырту көне” акциясе узды. Билгеле булганча, Әлмәттә 35 яңа сквер өчен урын бүлеп бирелде. Шуларның унбишендә яшелләндерү башланды инде. Бу – киләсе елга билгеләп үтеләчәк шәһәрнең 60, Татарстанда нефть ятмалары үзләштерелә башлауның 70 еллыклары уңаеннан гамәлгә ашырыла. Скверларны ныклап яшелләндерү һәм төзекләндерү 2013 елда планлаштырыла: агачларның, куакларның, чәчәкләрнең төрле токымнары утыртылачак, дип вәгъдә итә экология һәм табигатьтән файдалану департаменты.
Нефтьчеләр башкаласында “Үз агачыңны утырт” акциясе ТАССРның 90 еллыгы паркында башланып китте. Биредәге акциядә ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров та катнашты. “Бу акциянең төп максаты – урманга битараф мөнәсәбәтне җиңү. Урман – иң кыйммәтле табигый байлыкларның берсе, шуңа күрә аның сакланышы өчен һәр кеше өлеш кертергә тиеш”, – диде ул. ТАССРның 90 еллыгы паркына министр өч каен агачы утыртты. Бу көнне анда 60 төп каен һәм миләш “үсеп чыкты”.
Журналистлар белән әңгәмәсендә Артем Сидоров министрлыкның гына бу акция барышында 2,5 меңгә якын агач утыртачагын, ә республика күләмендә 25 мең төпләп агач утырту планлаштырылуын әйтте. Төбәкнең бу өлкәдәге эшчәнлеген бәяләп, ул: “Әлмәт экологиягә мөнәсәбәте, парк зоналары үсеше буенча республикада алдынгылар сафында булды”, – дип ассызыклады.
Әлмәт өчен яшелләндерү – өстенлекле юнәлеш. Елга ике тапкыр уздырылган “Урман утырту көннәре”ндә районда агачлар күпләп утыртыла. Тик аларның тернәкләнеп китү дәрәҗәсе 75-80 проценттан артмый. Шуңа күрә бүгенге көндә билгеләнгән таләпләр буенча шәһәрнең яшеллек белән тәэмин ителеше 47 процент кына тәшкил итә.
Муниципаль район башлыгы сүзләренчә, агач утырту өчен хәзер иң кулай вакыт. Шуны күз уңында тотып, муниципаль район Советы аппараты һәм башкарма комитет та “Урман утырту көне” акциясенә кушылды. Район җитәкчеләре ерак авылларның берсе – Новотроицкины яшелләндерүгә өлеш кертте. Җиңү паркында киләсе елга, иншалла, 170 каен яфрак ярачак.
Агач утырту әле бу атнада да дәвам итәчәк. Сүз уңаенда, 13 октябрьдә республиканың эре шәһәрләрендә “Атадан улга” дигән чара узачак. Бу көнне әти-әниләр яңа туган, туачак сабыйларына атап бала тудыру йортлары ишегалдында агач утырта ала.
Әлмәтлеләрне акциягә перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсе көтә. Теләүчеләр үсентеләр һәм кирәк-ярак белән тәэмин ителәчәк.
Ләйләгөл МИНАЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз