Президент грантлары конкурсына гаризалар 25 ноябрьгә кадәр кабул ителә

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Гражданнар җәмгыятен үстерүгә 2020 елда беренче тапкыр Президент грантлары конкурсына гаризалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
Конкурска социаль хезмәт күрсәтү, гражданнарга ярдәм күрсәтү һәм яклау, гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, гаиләгә, аналарга, аталарга һәм балаларга ярдәм итү һ. б. өлкәләрдән коммерцияле булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмалар проектлары кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International