Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының яшьләр иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә «Татарский диктант-2019» акциясендә кулланылачак әсәрләрне атады.
"Татар диктанты" 2016 елдан бирле үткәрелә. 2018 елда акциядә 28 илдән, Россиянең 40тан артык төбәгеннән, Татарстанның барлык районнарыннан һәм Казаннан 15 меңнән артык кеше катнашты.