Әлмәттә велосипед юллары төзеләчәк

2012 елның 6 октябре, шимбә
 Киләчәктә Әлмәтнең Ленин, Шевченко, Тынычлык урамнарында, Төзүчеләр проспектында велосипед юллары барлыкка киләчәк. Әлеге мәсъәлә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов җитәкчелегендәше Шәһәр төзелеше Советында каралды. Баш архитектор Алмас Идрисов әйтүенчә, бу юллар Шарлавыклы буалардагы велосипед юллары белән белән тоташачак. Шулай ук киләсе елга шәһәр Майданын реконструкцияләү планлаштырыла.

Ландыш Сибгатуллина,
Рөстәм Гәрәев фотосы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International