«Алтын көз-2019» 21 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган «Минем җирем-Россия» Бөтенроссия журналистлар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.
Җиңүчеләргә һәм призерларга сәламләү сүзе белән авыл хуҗалыгы министры киңәшчесе Юрий Косован мөрәҗәгать итте. Шулай ук тантанада Россия телевидениесе академиясе әгъзасы Эрнест Мацкявичюс катнашты.