Бүген Әлмәттә Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты каршындагы мәйданда «Агачны бергә коткарыйк» дигән традицион экологик акция узды, анда теләгән һәр кеше икенчел чималны яки киемнәрне төрле токымдагы агач үсентеләренә алмаштыра алды: кедр, пихта, себер карагае, остролистный өрәңге, имән, алмагач.
Акция шартлары гади: бер агачны алыштыру өчен 5 кг макулатура, 1 кг пластик шешә яки 2 кг кием-салым тапшыру да җитә.