Әлмәттә төзелеш сорауларын тикшерделәр

2019 елның 12 октябре, шимбә

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 95% ка үтәлгән. 2019 елда барлыгы 42 муниципаль берәмлектә 942 торак объектны яңарту планлаштырыла.
Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча 29 гомуми белем бирү оешмасы һәм 9 коррекцион мәктәп модернизацияләнде. 100 мәктәпкәчә учреждениедә ремонт ясалган. 12 балалар бакчасында эшләр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International