11 нче октябрьдә Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны квота хисабына эш белән тәэмин итү һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервланган эш урыннары саны буенча чираттагы киңәшмә узды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйт Насертдинов эш бирүчеләргә билгеләнгән квота һәм инвалидларны, социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервланган эш урыннары саны турында мәгълүмат җиткерде.