Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Мәдәният учагының уты сүнмәсен
2012 елның 5 октябре, җомга
Югары Мактамада клуб ачылды. Бу – “Авыл клубы” программасы буенча сафка баскан объект.
Узган ел ахырында әлеге программаны гамәлгә ашыру кысаларында муниципаль берәмлекләрдә мәдәни объектлар төзелешенә 500 миллион сум акча бүленә дигән хәбәр таралгач, Твиттерда Президенттан: “Мәктәбе булмаган авылга клуб кирәкме икән?!” – дип сораган идем. “Авылга мәктәп тә, клуб та кирәк”, – дигән җавап юллады ул вакытта сорауга республика башлыгы. Димәк, кирәк. Интернет, ТВ заманында клубка йөрүче булыр микән соң? Клуб ачылу уңаеннан тантанага барганда шушы сорауга да җавап аласы килде. Бар икән, җәмәгать. Нәкъ менә Югары Мактамада йөриләр икән!
Тантанага җыелган халык арасыннан авылның мөхтәрәм яшьтәге апаларын сайлап сораштырдым. Алар беравыздан бу вакыйгага шат булуларын әйттеләр. “Иске клубта да концертлар өзелмәде: Әлмәттән дә килделәр, авыллардан да...”, – ди Гыйльменур апа. “Салкын булса да бәйрәм саен концерт куйдылар, җыелышлар үтте... Клуб шыгрым тулы булды, урын җитмәгәч, басып торалар иде”, – дип кушылды аңа Миңнур апа. “Балалар гына эштә, ачылышына килә алмадылар”, – дип яңа клубның да буш тормаячагын искәртәсе килгәндәй тезеп киттеләр авыл өлкәннәре.
“Авыл клубы” программасы буенча ярты миллиард сум республикада 46 авыл җирлегенә бүленде. Шул исемлеккә югарымактамалылар да эләкте. Төзелешкә 9 миллион 800 мең сум акча бүлеп бирелде. Инженерлык коммуникацияләренә, тирә-ягын төзекләндерүгә дип бу суммага җирле хакимият 1 миллион 300 мең сум акча өстәгән. Югары Мактама авыл җирлеге үз казнасыннан тагын 500 мең сум өлеш чыгарган. Мәҗит Салихов билгеләп үткәнчә, төзелештә авыл халкы да теләп ярдәм иткән. Төзелеш шома гына бармаган анысы, берничә подрядчыны алыштырырга туры килгән. “Основа-С” ҖЧҖ – Президент күзәтүендә булган бу төзелешне ахырына җиткерүче. Шулай итеп, уртак тырышлык белән 400 кв. м мәйданда 280 урынга тамаша залы, китапханә, кыскасы, күпфункцияле объект сафка басты. Төзү бер эш, аны карап тоту – икенче мәсьәлә. Журналистлар белән әңгәмәсендә район башлыгы: “Проблема булмас”, – дип ышандырды.
Киләсе елларда шундый клубларны Чупай һәм Елховой авылларында да төзү планлаштырыла.
Ләйләгөл МИНАЕВА
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз