Бүген Әлмәткә эш визиты белән ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков килде.
Ул Ветераннар советының «Актив озын гомерлелек» программасында катнашучылар белән очрашты. «Алнас» футбол клубы манежында аны спорт тренировкасы белән каршы алдылар. Бу - программада катнашучыларның атна саен тренировкалары уза торган спорт объектларының берсе.